Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Хуш киләсең, Сабантуй!

Хуш киләсең, Сабантуй!

Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм.
Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, апрель аенда бәйрәм итсәләр, хәзер инде – июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә.
Сабантуйны бәйрәм итү чыганаклары тарих төпкеленә барып тоташып, авыл хуҗалыгы эшләре белән тыгыз бәйләнгән. Бу турыда аның исеме дә сөйли: Сабан, туй. Шулай итеп, Сабантуйның мәгънәсе – “сабан ашлыгы хөрмәтенә тантана”.
Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә.

Бүләк җыю
Бүләкләрне, гадәттә, Сабантуй иртәгә була дигән көнне җыялар, авыл зур икән, җомга көн үк башлыйлар. Бүләкләр җыю - әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк бирә. Ә егетләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар башкара. Халык авыз иҗатыннан андый такмакларны сезгә дә әйтеп үтәбез:

Сабантуй такмаклары
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме;
Сабан туе җитә диеп,
Бүләк әзерләдеңме?

Идел суы тирәндер,
Сай җирләре билдәндер;
Җырлап тору – бездәндер,
Бүләк бирү – сездәндер.

Рәхмәт әйтәм шул корабка,
Диңгезләр кичкән өчен;
Рәхмәт әйтәм яшь киленгә,
Затлы сөлгесе өчен.

Сөлгең аклы, сөлгең аклы,
Сөлгең аклы-шакмаклы;
Әллә урап алыйм микән
Сез йөрегән сукмакны?

Атларым, йөгәннәрем,
Атларда йөргәннәрем;
Сабан туе житә диеп,
Шатланып йөргәннәрем.
Бүләкләр күп җыела. Борынгыдан килгән йола буенча яшь килен бүләге аерым алына.

8 июньдә,Тʏбән – Биш авылында Сабантуй бәйрәменә бʏләк җыйдык