Тормыш рәвеше- сәламәтлек
#Сәламәтлектормышрәвеше
Элек - электән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сау - сәламәт булу тормыш итү өчен иң кадерле, иң мөһим шарт булган.
16 мартта, Түбән Биш авыл китапханәсендә, Зәй үзәк китапханәсе игълан иткән ""Тормыш рәвеше- сәламәтлек"" дигән фестиваль- конкурс узды. Балалар төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар.Китапханәче Лариса Кузнецова шифалы үләннәрнең файдасы турында һәм косметологиядә ничек куллану турында сөйләде. ""Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"- дип аталган бай китап күргәзмәсе оештырылды, " "Сәламәлекне бәялибез! - дигән плакатлар, Алоэ гөле турында библиографик язма, төрле җиләк-җимеш салаты ясарга өйрәткән буклет чараны тулыландырды. "Хәрәкәттә- бәрәкәт!"- флешмоб номинациясендә, балалар Илназ Сафиуллинның "Яңа гасыр татар яшьләре" дигән җырына ленталар белән бию башкардылар. "Тәмле дә файдалы да"" дигән номинациядә укучы балалар "Серле җимеш салаты" дигән театраль күренеш ясадылар, һәм җимеш салатын хөкемдарларга тәкъдим иттеләр. шулай ук ""Сәламәлек тормыш яме"- дигән номинациягә видео тасма әзерләнде. Хайруллина Зөлфия матурлык серләренә мастер класс үткәрде. .Кыскасы, чарабыз уңышлы узды.
Шушы чарада катнашкан булышкан балаларга, укучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, ата- аналарга зур рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәт булыгыз!