Туган якның асыл затлары
Түбән Биш авыл мәдәнияты йортында, 2021 нче ел Туган як елын ачу уңаеннан, күренекле якташлар, Түбән Биш авылы мәктәбен тәмамлаучылар белән «Туган якның асыл затлары» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.
Кунакларны капка төбеннән үк, милли киемнән киенгән кызлар чәк-чәк, ипи- тоз белән каршы алдылар. Ә сукмакта Р.Батулла, М.Әъләмов әсәрләре буенча тере картиналар эшләде. Мәдәният йорты каршында, кунакларны «Зичә буйлары» фольклор коллектив җырлап каршы алды.
Фойеда якташларның тормыш һәм иҗат юлына багышланган Якташларыбыз – безнең горурлыгыбыз дигән китап күргәзмәсе белән татар бүлеге китапханчесе Ахметзянова Лилия таныштырды.
Очрашу кичәсе “Кап сугу”, “Май базары” театраль күренеше белән дәвам итте..
Бишсубашы авылында кап сугу үзгә һөнәр булган, бүгенге көнгә кадәр кап сугу станогы да сакланган. Аны кап сугучылар сәхнәләштереп күрсәтте. Рольләрне Кондратьев Александр Ефремович, Кондратьев Лидия Гербертовна, Сәрия Нәгыймуллина, Асхадулла Фатыхович бик оста башкардылар. Май аенда юкә агачының каерысын алып, аны ай ярым суда тотып, мунчаладан кап суга идек, – ди Әсхәдулла ага Фәйзуллин. Пусташитта махсус мунчала буасы булган, юкәлек (мунчала) әзер булгач, аларны ат белән тарттырып чыгарганнар. Мунчаланы станокларда кило ярымлы кап итеп сугып, төргәкләп куйганнар. - Мәктәпкә киткәнче -15, кайткач тагын шуның кадәр кап суга идек. Күршеләр күрмәсен дип, төнлә тәрәзәләрне каплап та эшли идек, – ди сөйләп китте Сәрия апа Нәгыймуллина. Аларның кап сугуына күз дә иярми, элекке һөнәр онытыламыни ул, ди алар, көлешеп. Элек каплар байлар заказы белән эшләнгән (аның берсе 25 тиен булган, заманасы өчен ярыйсы акча), алар ташкүмер тутыру, буа буу өчен кирәк булган.
Кап сугу күренеше, Түбән Биш авылында уза торган май базары күренешенә ялганып китте.
Түбән Биш авылы мәдәният йорты фойесы чып-чын борынгы базарны хәтерләтә иде. Үгәпи түтинең айбагыр, Аудый түти белән Татый түтинең күәс сатуы, Ашыттан Муфаздал абыйның үрәчәле чана ясавы, Анна түтинең сыер бәясенә кәҗэсен сатуы базар күренешен җанландырып җибрде. Олысы кечесе, карты – яше, баласы –чагасы бергә әвәрә килгән» базар»халкына бер күз ташлау белән, Түбән Биштә гомер –гомергә керәшеннәр белән татарлар бергә укмашып яшәгәннәрен аңларга була.
Мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, авыл апа-агайлары сәхнәдә гәүдәләндергән әлеге күренеш, кунакларда җылы хисләр калдырды. Кунакларыбызга хѳрмәт йѳзеннән, аларның мәктәптә укыган чакларын Укытучы һәм укучылар сыйныф күренешен сәхнәләштерделәр. Н. Дунаев – Кузнецов Максим, Батуллин- Хайруллин Таһир, Симашев Ф- Идиатуллин Рафаэль, Мѳдәррис Әгьләмовны- Булат Уразманов, Гамир Мѳбәрәкҗанов- Халиуллин Ислам, М. Михайлов- Мирхайдаров Ислам, Р. Шәймардановны- Габделхаков Радмир, Рафис абыйның әнисе ролен Габделхакова Алена,Укытучы Рина Гатуповна ролен Халиуллина Гѳлназ Мостафа кызы, бу мәктәп күренешен бик оста башкардылар.
Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Дамир Вагизович Насретдинов ачып җибәрде.
Авылыбызга, Түбән Биш мәктәбен төрле елларда тәмамлаган бертөркем кунаклар кайтты, Алар:
Рабит Батулла – күренекле якташыбыз, язучы, тәрҗемәче, мәшһүр әкиятче, тарихчы, режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш һәм Гаяз Исхакый исемендәге премияләре лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;
Наиль Дунаев –Татарстанның халык, Россия Федерарациясенең атказанган артисты, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты;
Рафис Шәймарданов-Ханты- Манси автономияле округының лаеклы фән эшлеклесе, Профеесор, хезмәт ветераны, Рәсәй Федерациясе югары һѳнәри мәктәбенең мактаулы хезмәткәре;
Рогова Нина- Педагогика фәннәре кандидаты,
Насертдинов Динар- Ветеринария фәннәре кандидаты;
Мѳхәммәдиев Марат- Спорт мастеры
Иванов Петр- Бѳтенлѳньякүләм « Иң яхшы авыр йѳк машинасыйѳртүчесе»дигән бәйгедә җиңүчесе.
Очрашуда якташларыбыз мәктәптә укыган чорларын искә алып сѳйләделәр. Тѳрле кызыклы вакыйгаларны искә тѳшерделәр.
Рин апа Садретдинова үзенең хезмәт юлын башлап җибәргән Түбән Биш мәктәбе һәм үзенең чыгарылыш сыйныф укучылары турында матур истәлекләрен яңартты. Лев Яковлевич Ермолаев кайда гына барса да, нинди генә очрашуларда йѳрсә дә шушы мәктәпне тәмамлаган якташлары белән горурлануын сѳйләде Сүз Нина Роговага бирелде. Ул үзенең укытучыларына хѳрмәтен,шушы очрашуны оештырган авыл җирлеге башлыгына, мәдәният хезмәткәрләренә4 март кѳнне Түбән Биш авыл мәдәнияты н горурлануын сѳйләде Сүз Нина Роговага бирелде. Ул үзенең укытучыларына, якташларына хѳрмәтен, шушы чараны оештырган барлык кешеләргә: аввл бирлеге башлыгы Д..В. Нвсертдиновка,
барлык мәдәният йорты. хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде.Гүзәл Сагитова Туган авылга багышланган яңа шигырь һәм узебезнең авыл турында җыр бүләк итте. Салават Шәрәфиев һәм Азалия Хәйруллина, Алсу Аюпова, "Идегәй" коллективы, балалар бакчасыннан балалар, «Замана" вокаль ансамбле« Мирас» халык вокаль ансамбле, «Азаль « тѳркемнәре үзләренең кѳчле җыр биюләре белән сәламләделәр. Мәктәп укучылары, якташларыбызга үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.