Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Хатын-кыз һәм сугыш.

Лариса Николаевна, чарада катнашучыларга сугышта катнашкан хатын - кызлар  сугыш чоры, сугыштан соңгы җимереклек,  ачлык - ялангачлык, бөек җиңүнең  нинди авырлыклар  бәрәбәренә яуланганлыгы  турында  сөйләде.

Безнең Түбән Биш авылыннан да, Бөек Ватан сугышында авыр солдат йөген, сугыш гарасатын нәфис затларыбыз да ир-егетләр белән беррәттән үз иңнәрендә күтәргән.

 Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер - берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, үзара бәйләнештә әйтүе сәер. Ләкин без илебез тарихыннан үз Ватаныбыз иминлеген саклап яуга күтәрелгән хатын-кызларның исемнәрен әйтә алабыз:Кузнецова Александра, Петрова Наталья, Кузнецова Соламия һәм башкалар.

Фронтларда 200 мең хатын-кыз табиб, 600 мең урта медперсонал катнаша. Алар миллионлаган сугышчының гомерен саклап кала. Хезмәтләре өчен 44 медицина хезмәткәренә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, күпчелеге орден-медальләр белән бүләкләнә.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

Илебез зур, җиребез киң,

Хисапсыз байлык бездә!