"Туган тел- тарихтан башлана"
21 январь көнне Түбән Биш авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен"Туган тел- тарихтан башлана"дип аталган мәгълумат сәгате узды. "Әдәбиятның нигезе - Әлифба" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар биргән сорауларга актив җавап бирделәр. Кайбер кыенсынган сорауларына әбиләре, әниләре җавап бирде. "Туган ягым - минем горурлыгым" елын Г. Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән ачып җибәрдек.