"Әдәбиятның нигезе- әлифба"
Быел 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләнеп үтәчәк. Шул уңайдан 05 гыйнвар көнне Түбән Биш авыл китапханәсендә "Әдәбиятның нигезе- әлифба" дип аталган мәгълумат сәгате үтте.Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу, Г. Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җырын җырлаудан башланды. туган телгә багышланган шигырьләр укылды, мәкаләләр әйтелде.