Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Сагидуллина Кадрия апа хатирәләре

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

Камалиева Кадрия Шәйдулла кызы 1926 елның 19 январенда Зәй районы Мәлем авылында 12 балалы гаиләдә туа. Яшүсмер чоры сугыш вакытына туры килә. Ир-атлар белән беррәттән, урманда утын кисү, җәй көне печән чабу эшләрен башкарганнар. Эштән кайткач, яшьрәк кешеләрне окоп казырга алып китә торган булалар. Анда инде сугышка өйрәтү күнекмәләре дә булган.

Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын! Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.!
Сугыш чоры баласы Сагидуллина Кадрия апа хатирәләре белән уртаклаша.