Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

#әдәбимарафон

#әдәбимарафон
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды
Чын бәхет ул учларыңа да, кочагыңа да сыеп бетми торгандыр. Камиләнең аны әле күргәне дә юктыр. Әллә соң күрде микән? Күрмәсә, Бикидән китеп барган көнне Пермь сазлыкларына гомер буе эзләгән бәхетен төшереп җибәргәндәй булмас иде...
Инде беркеме дә калмаган, җаныңа якын, үзенә сыйдырырлык бер почмагы булмаган шәһәрдә Камиләнең яшәп каласы килми иде. Әкрам апасының ярдәмнәрен онытмагандыр, сыендырыр әле дигән өметләр белән тагын үскән нигезенә - кырыс холыклы Ватанына кайтып китте. Бу инде кайчандыр серле бәхетне эзләп чыккан юл түгел иде..
Еллар үтсә дә, элеккедән нәрсәдер кала. Тәү салган юлларын алмаштырса да, шул ук елгалар ага, башка җирләрдән тишеп чыкса да, чишмә суларының тәме үзгәрми, агачлары картайса да, басуга таба зурая барса да, зират һаман авылга алып кайткан кыр юлларның ахырында. Күңел дә шул ук, аяклар гына әкренрәк, адымнар гына салмаграк...
#РифәРахман
#Чыдамлылыкяше
165 -166 нчы битләр