“Ак кәгазьдә күңел нуры”
21 март көнне Зәй шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрә, драматург, язучы, публицист, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды. Айгөл Әхмәтгалиева тирән эчтәлекле әсәрләре, шигырьләре белән генә түгел, ә «Ак чәчәкләр», «Синең күзләр», “Җылы эзли җаннар” кебек киносценарийлар авторы буларак та халыкка таныш. Кичәгә аның иҗатын сөюче укучылар җыелган иде. Барысы да аңа карата хөрмәт, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әдәбиятта инде нык урын алган язучыга киләчәктә дә зур уңышлар теләде. Очрашуда китап сөючеләр язучының тормышы һәм иҗат юлы, шулай ук гыйбрәтле язмышлар, ачы сагышлар, бәхетсез мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре белән танышты.