Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

“Синең сәламәтлегең – якыннарыңның бәхете”

 

15 март көнне Түбән  - Биш авыл китапханәсе, китапханәләр арасында иң яхшы чара   -  “Синең сәламәтлегең – якыннарыңның бәхете” дигән конкурста бик теләп катнашты.

Татар халкы элек-электән, хәрәкәттә - бәрәкәт, “сәламәт тәндә -сәламәт акыл” дигән гыйбарәне күз алдында тотып яшәгән. Әлеге канатлы сүзләр бүген дә актуальлелеген югалтмый. Бигрәк тә яшь буын сәламәтлекнең спорт белән үзара тыгыз бәйләнештә булуын аңлый. Шуңа да буш вакытларын спортка багышлаучы яшьләр сафы арта.

“Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың дип юкка гына әйтмиләр бит, балалар. Шуңа да үзеңә дус, иптәш сайлаганда игътибарлы булу зарур,- диде китапханәче Л.Н. Кузнецова. Күңелле күренеш: бүген безгә егетләр һәм кызлар спорт, сәламәт яшәү рәвешен Флешмоб-алдан планлаштырылган бию (массакүләм акция) аша

 аңлаттылар.