Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

VII Дөньякүләм #әдәбимарафон

Россиякүләм (2019 елдан башлап - дөньякүләм) "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) бәйгесе - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында 2017 елдан башлап даими үткәрелә торган онлайн-проект.

 Проектның идея авторы һәм алып баручысы - Гатауллин Раил Мәүлет улы

"Әдәби марафон" проекты кешеләрдә яхшы гадәт - китап уку гадәтен тәрбияли, татар әдәбиятына мәхәббәт уята, кешенең рухын үстерә, үзконтрольне ныгыта, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә, коммуникативлыкны арттыра, игътибарлы һәм гадел булырга өнди, яңа дуслар табу мөмкинлеген бирә, кешеләрне итәгатьлерәк һәм әдәплерәк итә һәм, алга максатлар куеп, аларга ирешергә өйрәтә торган проект.  Мин дә,1 - 21 нче апрель көннәрендә ВКонтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон онлайн-проектында катнаштым, ВКонтакте социаль челтәрендә һәр көн укылган китаплардан өзекләр урнаштырып, финалга килеп җиттем. 15 май көнне, Казан шәһәре "Уникс" концертларлар залында финалистларны бүләкләү тантанасында булып кайттым.      Тантанада  танылган язучылар, шагыйрьләр, Г.Тукай премиясе лауреатлары белән очраштык Чара барышында автограф-сессияләр, танылган шәхесләр белән фотосессияләр оештырылды.