Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Шигъри җанлы китап cөючеләребез

Китапханәбездә нинди генә масса чарасы уздырсак та, аның төп максаты: балаларда, яшьләрдә, өлкән буында матур әдәбиятка мәхәббәт уяту. Матур әдәбият ул тормыш көзгебез, киләчәгебез. Аны яратучылар тормышка икенче күз белән карыйлар, яхшы белән яманны , актан караны аералар, ул тел байлыгын үстерә. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урынын таба алыр.  Бәйгебезнең чираттагы номинациясе – «Кычкырып уку буенча чемпионат номинациясе” иде. Шигъри җанлы китап cөючеләребезне микрофон янына чакырдык.