"Беренче көтү чыгару"
Беренче көтү чыгару
Чыннан да, халкыбыз китап та укыган, эш тә эшләгән, күңелле итеп ял да итә белгән. Элек-электән кич белән болыннарда, су буйларында, клубларда, кич утыруларда, аулак өйләрдә түгәрәк җырлы уеннар, кара-каршы җырлап уйный торган, тагын башка бик матур уеннар - “Наза”, “Йолдыз санау”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Сукыр тәңкә”, “Миңлебай” һ. б. уеннар бик киң таралган булган. Аулак өй, каз өмәләре үткән.. Фестиваль көнне Кадер авылы үзешчәннәре татар халкының ,”Беренче көтү чыгару” йоласын тәкъдим иттеләр.
-Бу йола Кадер авылына гына хас. Ул үзе бер күңелле мәшәкать, -ди Кадер мәдәният йорты директоры Лидия Кондратьева.