"Галиҗәнап китапка мәдхия"
Зәй районында “Туган ягым мәдәнияте һәм йолалары” дип исемләнгән район китапханәчеләр фестивале дәвам итә. 29 майда бу китап бәйрәме Түбән Биш авыл җирлегендә оештырылды. Аны Кадер, Дүрт-Мунча, Куш-Елга, Түбән Биш авыллары китапханәчеләре Лариса Кузнецова, Роза Әхмәтҗанова, Гөлфия Сөләйманова, Румия Зарипова һәм әлеге авыллар мәдәният хезмәткәрләре бергәләп оештырдык.
Чара мәдәният йорты биләмәсендә зур масштаблы итеп оештырылды. Бирегә биниһая күп авыл халкы җыелды. Фестивальдә китап күргәзмәләре, кул эшләре, милли ризыклар тантана итте. Бу атып самавырлар кайнап торды, мичтә чыжлап коймак пеште. Безнеӊ төбәктә борын-борыннан кул эшенә осталар яшәгән. Алар кап һәм киндер сукканнар, чана ясаганнар. Бу көнне мәйданда “Оста куллар” берләшмәсе эшләнмәләренә киң урын бирелде. Агач эшенә оста Лев Ермолаев, тапкырлап чигү остасы Сөләйманова, тегү-чигү остасы Клара Кузнецова һ.б.лар белән данлыклы. Аларның кул эшләре үзләре бер күргәзмәлек иде. Бу көнне кәгазьдән төрле әйберләр үреп ясаучы Миләүшә Закирова мастер-класс та күрсәтте.