Куш-Елгинская сельская библиотека - филиал № 19

Өлкән укытучы белән очрашу.

2018ел-  Белем бирʏ елы буларак,  25 февраль көнне Куш- Елга китапханәсендә, өлкән укытучы Фәузия Сабит кызы Мухаметшина белән очрашу узды. Фәузия Сабит кызы Мухаметшина (Сабитова) 5 балалы гаиләдә туып үсә. Туганнары арасында икесе укытучы һөнәрен сайлый. Фәүзия гомере балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган педагог. Педагогик стаж безнең нәселдә 200 елга җыеладыр. Ул биш балага гомер бирә. Аның Рабига апасы, аның улы, кызы, үзенең ике кызы, килене, оныклар Ул хезмәт юлын  1948 елда Зәй  районы, Кадер  авылы мәктәбендә башлый. Соңыннан 1956 Зичәбаш башлангыч мәктәбенә   укытучысы итеп күчерәләр, ә инде 1958 нче елдан лаеклы ялга киткәнче Куш-Елга башлангыч мәктәбендә укыта.Һәр кеше өчен туган авыл, туган мәктәп олы юл башы. Сине шул юлга кем әзерли, нинди күңел байлыгы биреп озата, укучыларның киләчәк язмышы шуңа бик бәйле. Укытучы апабыз хәзер дә бик зиһенле. Бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөхтәрәм укытучы Фәүзия апа Мухаметшина безгә - яшь буынга- әйтәсе сүзләрен, киӊэшләрен,теләкләрен җиткерде.