Үз геройларыбыз
"Үз геройларыбыз"дип аталган күргәзмә ясалды Бөек Җинүнен 80 еллыгына.Әлеге күргәзмәгә сугышта катнашкан сугыш ветераннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында язмалар, фотолар куелды. Әлеге кичәгә сугыш ветераны Алтын Йолдыз кавалеры Мухамов Мәхмүт аганын улы Гомәр абый чакырылды.Районыбызда бердәнбер Александр Невский Ордены кавалеры Габитов Калимулла кызлары Хамия һәм Оркыя апа чакырылды Әтиләре турында истәлекләр сөйләделәр.Авылдашыбыз тыл ветераны Наилә апа шигырьләр иҗат иткән ,анын шшигырьләрен Римма апа сәнгатьле итеп укыды. Кичә сугыш турында җырлар белән үрелеп барды авылдашыбыз Ахатов Данилнын җырлавын бик яратып тынладылар.