Кадерле өлкәннәребез
Мәдәният йортыбызда китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылыбыз өлкәннәренә багышланган "Кадерле өлкәннәребез" әдәби - музыкаль кичә узды. Кичәбез авыл җирлеге җитәкчесе Алия Раифовна киһотлау сүзләре белән башланып китте.
"Өлкәннәр - алтын канат" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Авыбызнын иң өлкәне Икълимә апа турында "Зәй офыклары"газетасында чыккан мәкалә белән таныштырдым. Озак яшәүнең сере нәрсәдә? дигән сорауны Икълимә апага бирдек. Кичә музыкаль җырлар белән үрелеп барды. Авылдашыбыз Мөсәвир абый Өстәл артында авылдашларны җырлатты үзе матур җырын бүләк итте.