Куш-Елгинская сельская библиотека - филиал № 19

Таҗетдин Ялчогыл эзләре буйлап

18 сентябрь көнне авылыбызның "Хәзрәт чишмәсе" буенда "Таҗетдин Ялчогыл эзләре буйлап" - дип исемләнгән очрашу узды. Анда мөслимәләргә җыелды бу районда беренче тапкыр мөселман хатын-кызлар форумы булды.

Форум барышында авыл имамы Сөләймән хәзрәт Гарипов әтисе Мөхәммәт һади имам язып калдырган истәлекләрен бәян итте. Таҗетдин Ялчогыл дәвамчылары Фәхретдин һәм Фәйзулла хәзрәтләренең халыкны гыйлемле итүгә керткән өлешләре буыннан-буынга тапшырылып, бу төбәк кешеләренең аң белемгә хирыс итүләре нигез булып ята диелә. Бу очрашуга авылыбызның ак яулыклы апалары да җыелды. Бәйрәм бик матур узды килгән куналар, авылыбыз апалары тәмле коймак белән чәй эчтеләр.