Канатлы дусларыбыз
Язгы каникул чорын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатында Куш-Елга китапханәсендә балалар китабы атналыгы кызыклы чаралар белән үрелеп барды. "Канатлы дусларыбыз" - дип исемләнгән туган якларына кайткан кошларга багышланып уен формасында алып барылды кичәбез. Кошлар турында шигъри табышмаклар әйтелде, шигырьләрдән өзекләр укыдык. Кошлар ничек оя коралар рәсемнәрен карадык.