Телләр белгән-илләр гизгән
21 февраль-Халыкара туган тел көненә багышлап мәктәп укучылары һәм авылыбызның актив китап укучылары белән "Телләр белгән-илләр гизгән" - дип исемләнгән танып белү сәгате узды. Халкыбызның бай мирасы:әкият, җырлары, мәкаль - табышмаклары, шаян мәзәкләр турында әйтеп узылды. Бу кичәгә китап күргәзмәсе куелды. Минневафа апабыз "Өч кыз" экиятеннэн өзек укыды. Балаларга да өлкәннәргә дә табышмакларга җаваплар бирү ошады.