Куш-Елгинская сельская библиотека - филиал № 19

Өч аршин җир

Куш-Елга мәдәният йортында киң катлау китап укучылар белән Аяз Гыйләҗев нең "Өч аршин җир" әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру. Авылыбызның мәдәният чаралар уздыру остасы Ралия Аснафовна идеясе белән сәхнәдән бу әсәрдән өзек куелды. Театраль күренештән соң әсәр геройлары буенча фикерләр алыштык.

Кеше иҗтимагый хәлләргә карап түгел, кешелек кануннарына буйсынып яшәргә тиеш  дигән фикергә килдек.