Куш-Елгинская сельская библиотека - филиал № 19

Заһидә

Китап укучыларыбыз белән һәрвакыт элемтәдә 16 декабрь шәхси йортта Хәлит абый белән Римма апаларда Галия Сафиуллинанын "Заһидә" әсәре буенча китап конференциясе узды. 

Әлеге повесть геройларының язмышлары, ялгыш хаталары, каты күңеллелек, миһербанлык  барсы да бар. Заһидә нең әнисенең кичерешләре. Заһидәнең үзенең ялгышлыгы. Илнарнын кешелексезлеге. 

Әсәрдә миһербанлылык җиңә. Заһидә үзенең бәхетен таба кияүгә чыгып балалар үстерәләр, хезмәтләреннән ямь табып яшиләр. 

Китап укучылар һәр образ турында үз фикерләрен әйттеләр, бәхәсләшеп  тә алдылар. 

Кичә ахырында  яңа китаплар уку тәкъдим ителде.