Мин кулыма китап алам
Башлангыч класс һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бергәләп " Әкиятләр илендә" китабыннан бер әкият сайлап кычкырып укыдык. Бу яңа кайткан китап Абдулла Алиш әсәрләре буенча әкиятләр җыентыгы. Китап Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бастырылган.
Матур итеп бизәлгән "Сертомас үрдәк" әкиятен укыдык. Балалар белән үрдәкнең нинди ялгышлык эшләгәнен фикерләштек.