Рухыыз учагы-Казан утлары
Китап сөючеләребез белән "Рухыбыз учагы-Казан утлары" әдәби кичә узды. Казан утлары журналы 1922 елдан башлап дистә еллар буена татар халкының төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма.
Кичәдә журналда чыккан ин ошаган әсәрләр турында әнгәмә кордык. Журналда чыга торган рубрикалары белән, язучылар тормышы турында таныштырдым. Шигырьләр укыдык.