Куш-Елгинская сельская библиотека - филиал № 19

Без төрле һәм без бердәм. 16 ноябрь-Халыкара толерантлык көне

 Беренче класс укучылары Ләйсән Калимуллина һәм Ислам Имаметдиновлар китапханәгә еш йөриләр. Алар "Салават күпере" журналын һәрдаим карап баралар. Алар белән әнгәмә узды толерантлык көне турында.

 "Салават күпере" журналында 2021 ел - Туган тел һәм халыклар  бердәмлеге кысаларында һәрдаим төрле халыклар милли киемнәре, гореф-гадәтләре, туган теле турында язмалар чыгып килде алар белән таныштык. Толерант сүзе латин теленнән кергән. Ул түземлелек, сабырлык, бер - берсенә хөрмәт белән карау, нинди милләттән булуына карамастан, анын фикеренә, гореф-гадәтләренә унай карау дигәнне анлата. Ромашка чәчәге формасында бу сүзләрне бергәләп урнаштырдык.