Әтием-минем якыным
17 октябрьдә Россиядә беренче тапкыр әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. Мондый көннәр гаилә кыйммәтләребез турында уйлану, гаилә белән вакыт үткәрү өчен бик мөһим. Ир-атны абруе булган, аны хөрмәт иткән гаиләдә тәрбияләнгән балалар да бәхетле булып үсә.
Башлангыч класс укучылары белән "Әтием - минем яклаучым" тематик кичә узды. Укучылар белән әтиләр абруе турында сөйләштек. Алар әтиләре белән бергә кызыклы хәлләр булган мизгелләрен сөйләделәр төсле кәгазьләр дән открытка ясап теләкләрен котлауларын яздылар. Китапханәдә ут булмау сәбәпле урамда фотога төштек.