Мөхтәрәм аксакалыбыз..Җинү көнен якыгайткан ветеран
Авыл аксакалыбыз ветеран Кираметдин Имаметдиновнын зур юбилее 95 яше булып узды. Бу бәйрәмне Зәй районы мәдәният йорты автоклуб беләк Куш-Елга мәдәният йорты, китапханә берлектә юбилярны котладык.
Анын тормышы сикәлтәле юллар аша узса да, ныклыгы, башкаларга мөнәсәбәте белән ул барыбызга да үрнәк булып тора. Авыр сугыш елларында анын әтисе 1942 елда Воронеж фронтында вафат була. Үзе дә фронтка китә элемтәче булырга укый. Бу чорда әниләре нык авырый һәм шуннан тереә алмый Кираметдин әнисен күреп өлгерә, ә үзеннән сон булган 3 бала дөм ятим кала. Кираметдинне янадан сугышка алмыйлар, ул үксез туганнарына төп терәк була. Озак еллар колхозда хисапчы булып эшли. Гаилә корып Зәйтүнә апа белән 6 баланы зур тормыш юлына бастыралар. .