Сугыш урлаган балачак
"Сугыш хатын-кыз йөзле түгел" проекты кысаларында авылдашыбыз тыл ветераны Ибраһимова Нурдидә апа өендә булдык. Нурдидә апанын балачагы, үсмер еллары авыр сугыш елларына туры килә. Үсмер кыз бала өлкәннэргә ияреп Чистай якларын урман кисәргә бара, аякта күтәрмәле чабата иде дип искә ала.
Сугыштан соң тормыш тиз генә җиңеләйми төрле колхоз эшләрендә йөри. Бәхетне читтән эзләми авылдашы Ибрагиов Махиян белән гаилә корып матур гына яшәп китәләр. Бер - бер артлы балалары туа. Авыл шат авазлы балар тавышына күмелә.
Бүгенге көндә матур гына яшәп ята Нурдидә апа туган көне белән котлап балалары, оныклары,, оныкчыклары, туганнары җыелды. Ныклы сәламәтлек телибез сина Нурдидә апа.