Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Дәрес “Китапханәдә беренче тапкыр”

Дәрес тукталышлар белән үткәрелде. 1 тукталыш “Кәгазьләр тукталышы”. Монда  китаплар тарихы сөйләнелде. 2 тукталыш “Төсләр тукталышы”, аннан  “Китапларны күп укучылар тукталышы”. Күрсәтелгән рәсемннән укучылар китапларның исемнәрен һәм авторларын әйттеләр.Алдагысы “Әкиятләр тукталышы”. Укучылар  алдында төрле әкият геройларының баш киемнәре рәсемнәре күрсәтелде.  Кайсы әкият геройларыныкы  икәнен белделәр. Соңгы тукталыш “Китаплар хастаханәсе” Китапларны тоту, куллану кагыйдәләре аңлатылды. Тукталышлар арасында биеп, җырлап алу моментлары да булды. Дәрес балаларга кызыклы һәм файдалы үтте.