Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Җиңү бәйрәме

“Онытылмас сугыш еллары” дигән тема астында китап күргәзмәсе оештырылды.

    9 май көнне бәйрәм Әхмәт авылында дәвам итте. Шулай ук Кадер мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы ветераннарның күңеленә бик хуш килде. Сугышта хәлак булып калганнар истәлегенә венок салынды. Соңыннан чәй табыны оештырылды.

     Бәйрәмгә килә алмаган ветераннарның өйләренә барып авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчне өләштек.