Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Тукай шигырьләре дөньясында»

Татар шагыйре Габдулла Тукай китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Татар халкының Бөек шагыйренә тормышында нибары 27 яшь кенә булган. Ул кыска, ләкин иҗади яну белән тулы юл үтте. Җиде елдан аз гына артыграк иҗат итү дәверендә ул йөзләрчә шигырь, 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкалә иҗат иткән. Чарада балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалыклар белде, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына багышланган шигырьләрен укыдык, «Су Анасы», «Печән базары, Яңа Кисекбаш», «Шүрәле»әкият — поэмалары белән таныштык.