Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Күпкырлы әдип» язучы Фоат Садриевка 85 яшь

Язучы Фоат Садриевка 85 яшь. Бъген китапханәдә  «Күпкырлы әдип»,-дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче аның биографиясе белән китап укучыларны таныштырып үтте. Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” китабында бүгенге авыл тормышы югары сәнгатчә осталык белән гәүдәләндерелә. Андагы геройларның характерлары, уй кичерешләре гыйбрәтле вакыйгалар аша сүрәтләнә. Әсәрдә шулай ук гаделлек,пакълек белән бозыклык, бәхет белән кайгы-хәсрәтнең капма-каршылыгы гыйбрәтле вакыйгалар мисалында ышандырырлык итеп тасвирлана.