«Кайнар диңгез юлында»(«Горячее течение моря»)
Бүген без Гөлсинә Галимуллинаның“Кайнар диңгез юлы”,-дип аталган китабы турында сөйләштек. Диңгез сүзе монда тормыш дигәнне аңлата. Хатын-кызлар яхшы белер, тормыш ул бик кайнар. Анда матур һәм бәхетле итеп яшәү ая-яй авыр да һәм шул ук вакытта тәмле дә. Һәрберегезгә җылы, саф сулы диңгез юлын узарга дигән теләкләр юллыйм!,- ди автор.Китап геройлары чынбарлык тормыштан алынган, алар безнең арада. Гомер юлында очраган гыйбрәтле язмышларны, сынган-сындырылган мәхәббәтне, авырлыкларга бирешмәгән, баш имәгән горур халкы узган гомер юлын әдәби сюжетка мавыктыргыч итеп төреп бирә алган.Гөлсинә Галимуллина китапларындагы геройларын тормышның үзеннән алынган булулары, аларның гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калулары, язмыш әзерләгән авырлыкларны зур сабырлык һәм тирән акыл белән кичерүләре турында искәртә. Конференция бик актив узды, һәрбер китап укучы үз фикерен әйтергә тырышты. Китап шушы образлары аша безгә – китап укучыларына - олы тормыш сабаклары бирә.