"Герой шагыйрь-Муса Җәлил"
,, Герой шагыйрь -Муса Җәлил",- дип аталган китапханә сәгать үтте. М. Җәлилнең тормышы һәм аның батыр көрәш еллары искә алынды. Роза Әхмәтҗанова моннан берничә ел элек Германиядә Плётцензее төрмәсендә экскурсиядә була һәм шунда күргәннәрен, М. Җәлилнең тоткынлыкта узган гомере турында ишеткәннәрен түкми- чәчми авыл халкына сөйләде. Шулай ук китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Аның китапларыннан берничә шигырь укылды.