«Әйдә, юлга җыен, сәламәтлеккә юл тот!»
16 нчы апрель көнне Кадер авылы китапханәсе ,, Әйдә, сәламәтлеккә юл тот! " район фестиваль-конкурсында катнашты. Бу бәйгене карарга Кадер авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары килгән иде.Фестиваль китап күргәзмәсеннән башланды. Шунда ук С. Б. Лежневаның кызлар һәм әниләр өчен язылган китабы укучылар өчен тәкъдим ителде. Бу китапның эчтәлеге турында җирлегебез шәфкать туташы Альмира Фәретдинова чыгыш ясады. Аннан балалар башкаруында шигъри карусель булды. Балалар төрле авторларның спорт турында язган шигырьләрен укыдылар.
Дүртенче номинациядә китапханәче шагыйрь, язучылар тормышында спорт нинди урын алып торуы хакында сөйләде. Монда Муса Җәлилнең спорт белән дус булуы әйтелде һәм мисаллар китерелде.
Алдагы номинациядә балалар ,, Алан мәктәбе" дип аталган сәхнәләштерелгән күренеш уйнадылар. Бу күренештә алар Шүрәлегә сәламәтлеген ныгытырга булыштылар.
Алтынчы номинация чәйнең тарихы турында презентацияне Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Рузилә Шакирова күрсәтеп, сөйләп үтте. Шул вакытта фестивальгә килгән кунакларга төрле шифалы үләннәрдән ясалган чәйләр тәкъдим ителде.
Җиденче номенациядә Фәнзилә Боярова тәмле һәм файдалы ризыклар турында сөйләде. Ташкабактан ясалган торт тәкъдим ителде. Бу торттан барлык кунаклар авыз иттеләр. Шунда ук аны әзерләү рецепты да аңлатылып кителде.
Соңыннан җюри составында килнән Сәрия Батршина балалар белән сәламәтлек темасына йомгак ясап, әңгәмә үткәрде. Инде Казан каласыннан кайткан Рафис Шәймәрданов та бу фестивальне башыннан ахырынача карады һәм үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып, спортның кеше тормышында сәламәтлек өчен иң кирәкле икәнлеген аңлатты.
Тормышта без биргән киңәшләрне тотып,
Һәрбер кешегә сәламәт гомер теләп калабыз!