Хәрби операциядә һәлак булган Барсуков Демьянны искә алу
Әхмәт авылында туып үскән, беренчеләрдән булып хәрби операциягә киткән егетебез, Батырларча һәлак булган Барсуков Демьянны искә алу кичәсе узды. Кичәгә мәктәп укучылары һәм өлкән яшьтәгеләр чакырылган иде.Кичәне җирлегебез башлыгы Барсукова Л.Н. ачып җибәрде. Шулай ук хәрби операциядән ялга кайткан Мусин Рәзил дә чыгыш ясады. Демьянны искә алып аның турында презентация карадык. Яшь буынга тормышның кадерен белергә кирәклеге турында аңлатылды.