Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Китапханә-серле дөнья».

 «Китапханә — серле дөнья» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапның кеше тормышында әһәмияте бик зур. Чыннан да, тормышыбызны китап, газета, журналлардан  башка күзаллавы бик авыр. Алар безгә укырга, белгечлек үзләштерергә, осталыкны камилләштерергә, күзаллауны киңәйтергә ярдәм итәләр, алдагы буыннар тәҗрибәсен баетып, авырлыкларны җиңәргә булышып, тугры дусларга әйләнәләр.Дәрес барышында китапханәче китап һәм китапханәнең кеше тормышындагы роле турында сүз алып барды, китапханә барлыкка килү тарихы турында сөйләнелде, балаларны китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырылды, каталог буенча китап эзләргә өйрәтелде. Дәрес ахырында күргәзмәдәге  китап-журналларга күзәтү ясалды.