Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Сәет шәкүров «Саф күңелгә тап төшми»

20 нче март көнне Әхмәт авыл мәдәният йортында Сәет Шәкүровның ,, Саф күңелгә тап төшми" дип аталган драмасын куйдык. Драма сугыш чоры елларында авыл халкының язмышлары турында бара. Сугыш күп кенә гаиләләрне авыр кайгыга сала, әммә ләкин алар бу хәсрәтне эш белән басарга тырышалар. Авыл халкы хискә бирелеп карады. Урыны-урыны белән елап та алдылар.Соңыннан кичергән уй-хисләрен сөйләп, рәхмәт әйттеләр.