Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Әтием кайда, Суслонгер?!» («Верни мне папу, Суслонгер!»)

Язучы Зиннур Хөсниярның Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армиягә мобилизацияләнеп, «Суслонгер» хәрби лагерена эләгүләре турындагы повесте буенча китап укучылар конференциясе булды. Суслонгердагы вакыйгалар Зиннур Хөсниярның үз гаиләсенә кагыла. «Минем бабай Суслонгер аша үтте", - диде ул. Татарстанлыларның өлкән буыны әлеге лагерьда ниләр булганын белә. Тема авыр, ләкин без аны читләтеп үтә алмадык.

Конференция барышында фикер алышулар булды. һәрберсе үз гаиләсендә булган вакыйгалар белән бәйләп сөйләргә тырышты. Бу китап яшьләр өчен дә бик кирәкле дип саныйбыз. Чөнки алар бу авыр еллар турында аз беләләр.