Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Нельзя нам забывать Афганистан»

15 февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне. Шул хөрмәттән мәдәният хезмәткәрләре һәм ,,Кадер урта белем бирү мәктәбе" укучылары безнең җирлегебездә яшәүче бердән бер әфганчы Эльвер Шәмсетдиновның йортында очрашу оештырдык. Ул безгә үзенең сугышта күргәннәрен сөйләде һәм балаларга ,,Сугыш афәтләрен сезгә күрергә язмасын, илләребез тыныч булсын",- дип теләкләрен җиткерде.
. Без дә үз чиратыбызда аңа изге теләкләребезне теләп кечкенә генә бүләк тапшырдык. Очрашу бик җылы рухта үтте.