"Сез безнең кадерлеләребез!"
Өлкәннәр көненә багышланган "Сез безнен кадерлэребез!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырдык. Кичәбез авылыбыз җитәкчесе Людмила Николаевна эчтәлекле котлау сүзләре белән башланып китте. Илләргә тынычлык, барлык кешеләргә сабырлык, саулык, бердәмлек теләде.
Кичәбез эчтәлекле, кызыклы, җыр уеннарга бай булды. Ә иң мөһиме Юлия апабыз үзенең хәтер сандыгында сакланган шигырьләрен сөйләде. Яшьлек еллары җырларын искә алып, эби-бабай тәрбиясе, гореф-гадәтләр турында фикер алыштык. Бәйрәм кичәсе тәмле ризыклар белән әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.