Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

"Минем йортым", "Минем гаиләм", "Минем Ватаным" ("Мой дом", "Моя семья", "Моя Родина")

   Бүген Дүрт-мунча авылында Кадер, Куш-Елга, Түбән Биш һәм Дүрт-Мунча авыл китапханәләре урам-фестивале ,,Китап бәйрәме" уздырдык. ,, Минем туган йортым", ,, Минем гаиләм', ,,Минем Ватаным"дип аталган фестиваль узды. Төрле темага күргәзмәләр оештырылган иде: авыл тормышын сүрәтләгән , чәй өстәле, самоварлар, агачтан эшләнгән кашыклар һәм башкалар. Берничә гаиләнең шәҗәрәләре дә зур урын алып торды. һәр чыгыш матур җырлар белән үрелеп барды.