Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Ялчыгол Тажетдин укулары

14 август көнне республика күләм Ялчогыл Тажетдин укулары булды. Республика кунаклары бик күп иде. Тирмәләр төрле күргәзмәләр белән баетылган. Кунакларны Хәзрәт чишмәсендә каршы алдык, анда чишмә суы белән сыйладык. Кунакларны һәр тирмәдә каршы алып, андагы күргәзмәләр белән таныштырдык. Беренче тирмәдә төрле үлән чәйләреннән сыйландылар. Икенчесендә изге китаплар, шамаиллар урнаштырылган иде. Өченче тирмәдә тарихи мирасыбыз булган, хатын-кыз куллары белән тукылган паласлар, җәймәләр урнаштырылган. Шунда ук балалар палас туку серләренә төшенеп утыралар. Дүртенче тирмәдә төрле материаллардан эшләнгән кәрҗиннәр урнаштырылды. Кәрҗин үрү буенча мастер класс та үтте. Тәмле коймаклар белән чәй эчеп кунаклар Мәдәният йортына кереп киттеләр. Аннан Ялчыгол укуларының төп өлеше башланды. Көнебез уңышлы узды.