"Тукай эзләре буйлап сәяхәт "
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышлап Кадер авыл китапханәчесе 7,8 сыйныф укучылары өчен ,,Тукай эзләре буйлап сәяхәт ", дип аталган квест-уен үткәрде. Укучылар башта ике командага бүленеп исем сайладылар: ,,Су анасы", ,,Шүрәле". Шуннан соң командалар арасында ярыш башланды. Шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында сөйләнелде. Тукайның әкиятләре Һам шигырьләре куелган китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Укучылар аның иҗатына багышланган сорауларга җаваплар таптылар. Яраткан шагыйребезнең шигырьләре яттан укылды. Бәйрәмебез Туган тел" җыры белән тәмамланды. Шигърият бәйрәме "Пушкин картасы" кысаларында уздырылды.