Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Онытылмас хатирәләр!» День памяти воинов - интернационалистов.

     Быел районыбызда ,,Батырлык һәм бердәмлек елы'дип игълан ителде. Шул уңайдан Кадер авылы китапханәсендә
,, Әфган йөрәк ярасы" дип аталган патриотик дәрес үтте. Быел Әфган сугышы тәмамлануга 35 ел. Очрашуга Әхмәт авылыннан Әфган сугышында катнашкан Шәмсетдинов Эльвир Фәретдин улы чакырылган иде. Дәреснең максаты яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Шул максаттан чыгып Эльвир Фәретдин улы укучыларга Әфган сугышында күргән авырлыклары, якын дусларын югалту мизгелләренюдә кичергән хисләре турында сөйләде. Дәресебезне Ризида Абрамова һәм Әмир Сөләйманов сугыш темасына багышланган күңелләргә үтеп керердәй моңлы җырлар белән баеттылар. Шулай ук укучы балаларга, китарханәче Гөлфия Сөләйманова Кадер авыл җирлегеннән Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбызны барлап ясалган презентациясен тәкъдим итте.
Соңыннан укучылар Эльвир абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
- Булачак солдат өчен, яшь буында үзендә нинди хисләр тәрбияләргә кирәк?
- Сугышка кергәндә сез үзегездә нинди хисләр кичердегез? Бу сорауларга Эльвир абыйлары кыска гына җавапларында: ир-егет мондый хисләргә һәрвакыт әзер булырга тиеш, - диде.
Соңыннан әңгәмә өстәл артында дәвам итте.
Мондый сугышлар кабатланмасын иде дип әйтәсебез килә. Ләкин илдә сугышлар һаман дәвам итә. Украинага киткән авылдашларыбыз, якташларыбыз исән-имин туган якларыбызга, тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде дип телибез...