Гаилә белән сайлауга!
Кадер авылы китапханәсе "Гаилә белән сайлауларга" республикакүләм акциясенә кушылды. Бу чарада буыннар чылбыры дәү әниләре оныклар белән гаилә кыйммәтләребез турында фикер алыштык. Оныклар тәрбияләүдә өлкән буын әби, бабаларыбыз мөһим урынны алып тора. Халык авыз иҗаты:әкиятләре, табышмаклары, әйтемнәр яңа буынны тәрбияләүдә зур роль уйный.
,Син бүген укучы, ә иртәгә сайлаучы " дигән күргәзмә белән нәрсә ул сайлау, аның тәртипләре турында да аңлатылды.