"Күренекле шәхес" Рабит Батулла
17 гыйнвар көнне Кадер авылы китапханәсендә күренекле шәхес, язучы, драматург, тел остасы, якташыбыз Рабит Батулла белән очрашу булды.Очрашу вакытында Кадер авылы мәктәбендә эшләгән еллары искә алынды, хәтта ул укыткан укучы да килгән иде. Халык белән әнгәмәдә төрле темалар күтәрелде: безнең киләчәгебез, тел, дин, татар язмышлары, киләчәк буын турында фикер алышулар... Очрашу бик тыгыз элемтәдә үтте.