Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Читательская конференция по книге Р.Шайдуллиной «Карт шомырт хатирәсе» («Вспоминание старой черёмухи»)

24 нче ноябрь көнне Калдер авылы китапханәсендә Равилә Шәйдуллина-Муратның,, Карт шомырт хатирәсе " китабы буенча китап укучылар конференциясе булып узды. Конференциягә өч буын китап укучылар чакырылган иде: өлкән буын- әбиләр, урта буын- апалар һәм яшьләр. Конференция бик җанлы узды. Китапханәче китапның эчтәлеген искә төшереп барды, ә китап укучылар романдагы образларга характеристика бирделәр. Өлкән буын апалар яшьләргә репрессия елларындагы ачы язмышлар турында сөйләделәр, ә яшьләр тын да алмыйча тыңлап утырдылар.
Конференциянең максаты, яшь буынга шушы әсәрдәге язмышлар аркылы, тормышның кадерен белергә өндәү иде.
Яшьләр безнең фикерне аңлаганнардыр дигән өметтә калабыз. Кайда гына булсалар да кешелек сыйфатларын югалтмаслар дип ышанабыз.