Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Бердәмлектә көч». День народного единства

            Бүген 4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

           Балаларның үз туган телләрендә әти-әниләре белән сөйләшүе-аларга рәхәт, күңелле, җан җылысы бирә. Үзенең әти-әнисен, туган илен яраткан кеше туган телен дә ярата, хөрмәт итә. Без дә үзебезнең туган телебезне, татар телен сакларга, аның белән горурланып яшәргә тиешбез. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Халыклар бердәмлеге көне белән!