. «Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын! »
Әдәби – музыкаль кичә Кадер авылы мәдәният йортында узды. Авыл җирлеге җитәкчесе Людмила Николаевна чарага килүче кунакларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Алар өчен иң матур җырлар яңгырады. Алар үзләре дә җырлады, тормыш истәлекләрен бүлеште. Шулай ук күптән күрешмичә торган элеккеге хезмәттәшләре белән аралаштылар, сөйләштеләр. Кичә бик күңелле узды.